+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төзелеш индустриясе үсеш юлында

"Стәрлетамак фиброцемент заводы" Башкортстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектының 151нче катнашучысы булачак.

Төзелеш индустриясе үсеш юлында
Төзелеш индустриясе үсеш юлында
Предприятие конкурс сайлап алудан узды, проект апрельдә башланачак.

Проектны Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары озата барачак. ФЦК вәкиле Оксана Иванова сүзләренчә, Башкортстан даими рәвештә Русия төбәкләре арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты лидерлары төркемендә тора. Катнашучы предприятиеләрдә процесс вакыты уртача 38 процентка кими, җитештерү 51 процентка арта һәм агымдагы запаслар 33 процентка кими.

"Санкцияләргә карамастан, төзелеш индустриясе үсеш ала һәм зур күләмдә җитештерү таләп итә. Компанияләр модернизацияләүгә һәм җиһазлауга җитди инвестицияләр кертә һәм бу шартларда аларга мөмкин булган барлык ресурсларны һәм технологияләрне кулланырга кирәк. Ә проект кысаларында сакчыл кораллар кертү нәкъ менә җитештерүдә резервларны ачыклау һәм предприятиенең нәтиҗәлелеген арттыруга комачаулаучы проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирә", - диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Фото:  bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: