-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Беренче интеллектуаль транспорт системасы гамәлгә кертелде

Уфада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты ярдәмендә интеллектуаль транспорт системасын булдыру проектының беренче этабы тәмамланды. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренче интеллектуаль транспорт системасы гамәлгә кертелде
Беренче интеллектуаль транспорт системасы гамәлгә кертелде

Масштаблы проект өч этапта 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Аны үтәү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Әлегә исә Уфада 50 "акыллы" светофор урнаштырганнар һәм Юл хәрәкәте белән идарә итү үзәген эшләтеп җибәрделәр.

"Иң актив хәрәкәтле урамнарда светофор объектлары белән идарә контроллерларын алыштыру, датчикларны монтажлау һәм урнаштыру, видеокүзәтү камераларын алыштыру үткәрелде. Мондый җиһазлар адаптив идарә режимнарын кулланырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Башкортстанның транспорт министрлыгы башлыгы Александр Клебанов. - Бу, үз чиратында, светофор сигналының кирәкле вакытлы интервалын көйләргә мөмкинлек бирәчәк, шул рәвешле тоткарлыклар барлыкка килү ихтималлыгын һәм автомобильләрнең тыгынын киметергә, транспорт туплануы китереп чыгарган тавыш дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк".

Беренче этап кысаларында Октябрь проспекты, Менделеев, Жуков, Российская һәм Комсомол урамнары кебек җанлы транспорт артерияләрендә светофорлар урнаштырылган. Ел ахырына кадәр Уфада тагын 51 "интеллектуаль" юл чаты барлыкка киләчәк. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Уфада 140 светофор яңартылачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: