+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җитәкчеләрне дә укытырга кирәк

Республика предприятиеләре җитәкчеләре 2021 елдан "Җитештерү лидерлары" программасы буенча федераль бюджет хисабына өстәмә белем ала, дип хәбәр итә төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Җитәкчеләрне дә укытырга кирәк
Җитәкчеләрне дә укытырга кирәк

Шул вакыт эчендә 116 җитәкче "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында белемнәрен күтәрде.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты - икътисадны ныгытуда яхшы ярдәм, бигрәк тә санкцион басым шартларында, предприятиеләргә җитештерү һәм бизнес-процессларны үзгәртеп корырга туры килгәндә.

«Җитештерү лидерлары» белем бирү программасы - дәүләт ярдәме чарасы, ул кризис нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен актуаль инструментлар алырга мөмкинлек бирә, - ди Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Укуда катнашучылар сүзләренчә, алар стратегик менеджмент, маркетинг һәм сәүдә инструментларын үзләштерә, персонал белән җитештерүне һәм идарә итүне оештыру, шулай ук үз предприятиеләре эшен яхшырту проектларын эшли.

Бүгенгә программа буенча укыту өчен республиканың тугыз идарәчесе сайлап алынды. Җитештерүчәнлекне күтәрү өлкәсендә төп белемнәрдән тыш, программада катнашу җитәкчеләргә үзләренең кризиска каршы күнекмәләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Әйтик, узган елда эшкуарларга ярдәм итү өчен 40тан артык өстәмә белем бирү чарасы оештырылды: болар- эксперт-практиклардан осталык дәресләре, кризиска каршы конференцияләр һәм хакатоннар. Алар җитәкчеләргә үзгәреп торучы шартларга тизрәк җайлашырга ярдәм итә.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: