-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нефтекама дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Нефтекама дәваханәсенә үпкәләрне ясалма җилләтү өчен яңа уникаль җиһазлар кайтарылды.

Нефтекама дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты
Нефтекама дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре аңлатканча, югары класслы вентиляция аппаратлары өлкәннәрдә дә, балаларда да интенсив терапия составында респиратор ярдәм тәэмин итү өчен каралган. Табиблар сүзләренчә, яңа медицина техникасының төп өстенлекләренең берсе - барлык заманча респиратор режимнары белән үпкәләрне ясалма җилләтү мөмкинлеге, ягъни теләсә кайсы ситуация өчен кирәкле вентиляция режимын сайларга мөмкин.

Нефтекама шәһәр дәваханәсенең баш табибы Ратмир Гәрәев әйтүенчә, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары аңлаешлы интерфейска ия - куллануда уңайлы һәм эргономик. Шулай ук ул ассызыклаганча, бу аппаратлар югары куркынычсызлык белән аерылып тора, чөнки резерв энергия чыганагы бер сәгатькә кадәр автоном эшне тәэмин итә.

Республика медицина ведомствосында «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проектын гамәлгә ашыру чирләрне диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау мөмкинлеген тәэмин итүгә, шулай ук гражданнарның уртача гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән, дип билгеләп үттеләр.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: