- Башкортстанның кече һәм урта предприятиеләре заманча икътисади чынбарлыкка уңышлы җайлашты һәм узган елда әйләнешләрне үстерә алды. Шул исәптән бу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнеска дәүләт ярдәменең үз вакытында һәм нәтиҗәле чаралары белән дә аңлатыла, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Әйләнешләр буенча традицион сәүдә лидер булып тора, аның өлешенә керемнең 39,7 проценты туры килә. Үткән елда сәүдә предприятиеләре 287,7 миллиард сум эшләгән.
Былтыр республиканың кече һәм урта предприятиеләре үз көчләре белән җитештергән товарларны төяп озату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү күләме 379,5 миллиард сумлык булган, бу, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 21,6 процентка күбрәк.
Быел кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 750 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.