-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төзелеш Октябрьскийга ямь өсти

Шәһәрдә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның матур нәтиҗәләре бар.

Төзелеш Октябрьскийга ямь өсти
Төзелеш Октябрьскийга ямь өсти

28 февральдә Октябрьскийда шәһәр округы Советының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы үтте. Төп доклад белән Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев чыгыш ясады, анда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә тирәнтен анализ ясалып, сәнәгать җитештерүе, сәүдә күләмнәренең артуы, социаль юнәлештәге йөкләмәләрнең тайпылышсыз үтәлүе билгеләнде. Төп нәтиҗә булып исә Октябрьскийның ел йомгаклары буенча “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берләшмәсе” конкурсында җиңүче булып танылуы тора.

Социаль өлкәдә исә эшчән­лектә саллы казаныш булып торак төзеле­шенең кис­кен артуы саналырга хаклы. Үткән ел­да милекнең барлык төр­­лә­ренә караган оешмалар тарафыннан һәм шәх­си секторда файдалануга тапшырылган торак йорт­ларның гомум мәй­даны 80,5 мең квадрат метр тәшкил итте, план­лаштырыл­ган кү­ләм 75 мең квадрат метр иде.
Агымдагы елга тагын да зуррак максатлар билге­ләнгән. Аларны гамәлгә кую күпфа­тирлы торак төзүне күздә тоткан 33нче яңа бис­тәне үзләштерү белән бәйле. Проект документларыннан күренүенчә, биредә торак мәйданнары 175 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Яңа бистәдә инфраструктура төзелешендә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Стимул” федераль программасы кулланыла. Биредә юллар салу, суүткәргеч кору башланган да инде. Шәһәр янында М-5 автотрассасы буйлап шәхси торак йортлардан торган өч бистә булдыру күздә тотыла. Мулла бистәсендә шәхси йортлар төзү өчен яңа урамның проекты эшләнгән, аннан ташламага ия булган гражданнарга 212 җир участогы бүленәчәк.
Шәһәр биләмәләрендә тормышка ашырылучы го­мум­дәүләт проектлары арасында “Стимул” программасы иң киңкүләмле санала. Ул 2022 елда га­мәлгә кертелде һәм торак төзе­ле­шен тиз­ләтүдә хәлиткеч урын тота. Прог­раммада урын алган төзелеш объ­ектлары арасында иң әһәми­ятлесе булып 33нче бистә санала, биредә күпфатирлы беренче йорт­ның нигезе үткән елда ук салынган иде, быел исә янә дә шундый алты йорт төзү планлаштырыла, тоташ алган­да, барлыгы 13 йорт күтәрү күздә тотыла.
“Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы төзек­ләндерү эшләре­нең киң колачлы алып барылуы белән шәһәрдә үзен үткән елларда да яхшы яктан танытып өл­гергән иде. Моңарчы бу юнә­лештә эш дүрт җәмәгать би­лә­мәсендә башкарылды. Прог­рамманы тормышка ашы­руга барлыгы 70 миллион сум бүленде.
Санап үтелгән объектлар арасыннан, мәсәлән, “Кояшлы” паркы үткән елда файдалануга тапшырылды. Бу җәмә­гать биләмәсенең киләчәктә үсеше аның янында барлыкка киләчәк Мәдәният сараена бәйле. Төзелеш шәһәрнең гене­раль планына кергән, димәк, объект алдагы елларда төзе­ләчәк, дип исәпли белгечләр. Төзек­ләндерелгән җәмәгать билә­мәлә­реннән “Йолдызлы” паркы бик тә ма­тур килеп чыккан, ул шәһәр кеше­ләренең яраткан ял итү мәйдан­чыгына әверелеп өлгерде дә инде.
И. Губкин исемендәге яңартылган сквер биләмәсе төзекләндерелгән, биредә фонтан төзелгән, аны агымдагы елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. 2024 елда исә скверны төзек­лән­дерү эшләре дәвам итәчәк. Шәһәрнең истәлекле урыннарыннан “Йолдызлы” һәм Җиңү паркларында төзек­ләндерү эшләре программада каралганча алып барыла.
Гомумән, шәһәрдә төзе­леш һәм биләмәләрне төзек­ләндерү юнәле­шендәге эш­ләрнең күпчелеге ил дәрә­җәсендәге гомумдәүләт проектлары, республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. Үткән ел йомгакларыннан күренү­енчә, гомум озынлыгы 13,3 километр тәшкил иткән автомобиль юллары яңар­тылган. Әлеге максатта “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасы да уңышлы файдаланыла, атап әйткәндә, аның буенча 3,6 мең квадрат метр мәйданда юллар ремонтланган.
Шәһәрнең торак фондын нормативларда билгеләнгән дәрәҗәдә тоту, йортлар ихаталарын төзекләндерү максатында шулай ук республика программалары нәтиҗәле файдаланыла. Үткән елда 48 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән. Йорт подъезларын комплекслы ремонтлау республика программасы кысаларында җиде күпфатирлы йортта 29 подъезд яңартылган.
“Башкортстан ихаталары” республика программасына ярашлы, шәһәр­дә зур эшчәнлек җәелде­релде. Узган елда бу юнәлештә күләмле эш 7нче бистәнең бер йорт ихатасында башкарылды. Моннан тыш, бу төбәктә спорт мәй­дан­чыгы да төзеклән­де­рел­де. Тоташ алганда исә, 6 ел дәвамында шәһәр­дә барлыгы 31 йорт ихатасы төзек­ләнде­релеп, заманча төс алды.
Октябрьский төзекләндерү өлкә­сендә зур уңышларга ирешеп, Баш­кортстанның иң чиста шәһәр­ләренең берсе санала. Моңа каты калдыклар әйләнешендә ныклы тәртип урнаштырылуы да булышлык итә. Әлеге өлкә­дә шәһәрнең коммуналь тармак оешмалары тагын да зуррак максат куеп эшли, моңа ирешүдә гомум­дәү­ләт проектларын да җәлеп итә. “Каты коммуналь калдыклар әйлә­нешендә комплекслы система” проекты буенча уңайлы шәһәр мохите булдыру юнә­лешендә урындагы бюджет акчасына каты калдыклар өчен — 30, республика бюджеты исәбенә калдыкларны аерым җыюга тәгаен­ләнгән 300 контейнер кайтарылды. Тулаем алганда, шәһәр күлә­мендә 12 контейнер мәйдан­чыгы төзеклән­дерелгән.
Шәһәр дәрәҗәсендә кабул ителгән дистәләгән муниципаль программалар да социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. “Комплекслы төзекләндерү” программасы буенча, мәсәлән, урындагы бюджет исәбенә урамнарны яктырту корылмалары яңартылып, заманча яктырткычлар урнаштырылды.
Гомумдәүләт проектлары шәһәр­нең мәгариф, мәдә­ният, сәламәтлек саклау өлкә­ләрен дә читләтеп үтмә­гән. Атап әйткәндә, “Санлы мәгариф мохите” проекты буенча 12 белем бирү учреж­дениесендә заманча җиһаз­лар урнаштырылды. “Сәламәт­лек саклау” гомумдәүләт проекты чиклә­рендә шәһәр дәваханәләре яңартыла, аларда заманча медицина корылмалары куела. “Башкортстан Республикасында физик культураны, спортны һәм яшьләр сәясә­тен үстерү” проектына ярашлы, республика бюджетыннан спорт объектларын яңар­туга өстәмә акча бүленеп, ул нәти­җәле файдаланылган.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: гомумдәүләт проектлары шәһәрнең барлык өлкә һәм тармакларына сизелерлек йогынты ясап, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертә, дип исәплиләр Октябрь­с­кий шәһәре хакимиятендә.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: