+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Агачларны рәхсәтсез кисүне туктатуга юнәлтелгән операция узды

“Урман” оператив-профилактик операциясе урман үсентеләрен законсыз кисүне, шулай ук агачның законсыз әйләнешен туктатуга һәм булдырмауга юнәлтелгән, ул “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында узды. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Агачларны рәхсәтсез кисүне туктатуга юнәлтелгән операция уздыАгачларны рәхсәтсез кисүне туктатуга юнәлтелгән операция узды
Агачларны рәхсәтсез кисүне туктатуга юнәлтелгән операция узды

- Операция барышында 76 уртак рейд үткәрелде, аларда хокук саклау органнары бүлекчәләренең 62 хезмәткәре, 293 урман саклау инспекторы, Дәүләт техника күзәтчелеге территориаль бүлекчәләреннән 21 кеше катнашты. 110 автотранспорт тикшерелде, урман законнары таләпләрен бозып агач ташучы бер автотранспорт тоткарланды. Урман утыртмаларын законсыз кисүнең өч очрагы ачыкланды, - диде Федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Эльмир Хөсәенов.

Чарада республика буенча Эчке эшләр министрлыгы, ЮХХДИ, Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, иҗтимагый урман инспекторлары, казак җәмгыятьләре катнашты. Моннан тыш, хокук бозуларны булдырмау буенча җиде профилактик рейд үткәрелде.

Фото: bash.news

 

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас