+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Нескучный"да күңелле булачак!

Эшләр киләсе елга тәмамланачак.

"Нескучный"да күңелле булачак!"Нескучный"да күңелле булачак!
"Нескучный"да күңелле булачак!

Кырмыскалы районы үзәгендә агымдагы төзелеш сезонында яңа иҗтимагый территория - «Нескучный» паркы төзелә башлаячак. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча финанслана.

Шушы көннәрдә муниципалитет подрядчыны билгеләде. Конкурста биш компания катнашты, җиңүче Уфаның "Рефстройпроект" җәмгыяте булды, ул әлеге контрактны 6,293 миллион сумга башкарырга тәкъдим итте.

Дәүләт сатып алулары документлары нигезендә эшләр 11 апрельдә видеокүзәтү системасы урнаштырудан башлана һәм 30 августка балалар шәһәрчегенә аттракционнар урнаштыру белән тәмамлана. Агымдагы сезонда, шулай ук, тротуарлар, коймалар, машина кую урыннары җиһазландыру планлаштырылган. Парк 2024 елда тулысынча әзер булачак.

Фото: bashinform.ru

 

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас