+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кызыклы маршрутлар арта

Башкортстанда балалар туризмын үстерүгә агымдагы елда федераль бюджеттан 188,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Кызыклы маршрутлар артаКызыклы маршрутлар арта
Кызыклы маршрутлар арта
Башкортстан Финанслар министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елда балалар туризмын үстерүгә федераль бюджеттан 188,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шул ук вакытта өстәмә рәвештә Башкортстан Республикасы бюджетыннан 75,5 миллион сум акча җибәреләчәк, бу 37 743 5-9нчы сыйныф укучысына сәяхәткә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

– Чараларның социаль әһәмияте булудан тыш, аларны гамәлгә ашыру шулай ук туристлык индустриясе өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, бу, һичшиксез, республикада туризмны үстерү өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә, — дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

2022 елдан башлап, республика «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында "Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказ турында” федераль законны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

– 2022 елда Башкортстан мәктәп туризмы программасын гамәлгә ашыручы 18 пилот төбәкләр арасына керде. Проект бик кирәкле булды, балалардан, аларның әти-әниләреннән, педагоглардан югары бәя алды. Быел безнең республикада программада катнашучылар саны 3 тапкырга арттырылды, алар өчен яңа кызыклы маршрутлар һәм экскурсияләр эшләнде, – дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Әлеге юнәлеш буенча республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге 5-9нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия турларын оештыруны күздә тоткан мәктәп яшендәге балалар өчен туризмны популярлаштыру һәм уңайлылыкны арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас