+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Аскын балалары маримбалы булды

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Аскын авылының Балалар сәнгать мәктәбе яңа уен кораллары алды.

Аскын балалары маримбалы булдыАскын балалары маримбалы булды
Аскын балалары маримбалы булды
Яшь талантлар яңа инструментларда инде осталык серләрен өйрәнә башлаган һәм беренче зачетларын тапшырган.

Сәнгать мәктәбе флейталар, гитаралар, баяннар, ксилофоннар, шулай ук яңа рояль, фортепиано, маримба һәм барабан алган. Шулай ук, заманча интерактив, тавыш һәм яктылык җиһазлары, уку әсбаплары һәм сәнгать бүлеге өчен җиһазлар сатып алынган.

Учреждениенең матди-техник базасы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча ныгытыла. Бу максатларга 6 млн сумнан артык акча юнәлтелгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас