+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бөртеклеләр экспорты ике тапкыр арткан

Президент Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада АПК продукциясен экспортлау күрсәткече 2024 елга 230 млн долларга җитәргә тиеш.

Бөртеклеләр экспорты ике тапкыр артканБөртеклеләр экспорты ике тапкыр арткан
Бөртеклеләр экспорты ике тапкыр арткан
Ел башыннан республика агросәнәгать комплексы экспортка 64,4 мең тоннадан артык ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары җибәргән, бу узган елның шул ук чорындагы экспорт күләменнән ике тапкыр диярлек артыграк, дип хәбәр итә "Россельхознадзор"ның республика буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Россельхознадзор"ның территориаль идарәсе контроле астында Әзербайҗанга, Әфганстанга, Бельгиягә, Беларусь Республикасына, Германиягә, Казахстанга, Кыргызстанга, Кытайга, Латвиягә, Нидерландка, Төркмәнстанга 17,74 мең тоннадан артык бодай, 7,1 мең тонна арпа, 10,3 мең тонна җитен, 0,16 мең тонна көнбагыш, 0,10 мең тонна горчица һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары озатылган.

Экспорт йөкләренең барлык партияләренең пробалары тулы күләмдә сынау лабораториясендә тикшеренүләр узган.

Фото:  bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас