+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нефтекамада сигез мәктәп ремонтланачак

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Нефтекама шәһәрендә сигез мәктәп ремонтланачак.

Нефтекамада сигез мәктәп ремонтланачакНефтекамада сигез мәктәп ремонтланачак
Нефтекамада сигез мәктәп ремонтланачак
Гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлауда федераль программада катнашу буенча шәһәр рекордсмен булып тора.

"Муниципалитет алдында яңа уку елы башланганчы барлык эшләрне тәмамлау буенча җитди бурыч тора. Үз чиратында, Хөкүмәт бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк", - диде Башкортстан вице-премьеры, гоумдәүләт проектлары кураторы Илшат Таҗетдинов шәһәргә эш сәфәре барышында.

Нефтекама мәктәпләрен финанслауның гомум күләме 707 млн сумнан артык, шуларның 594 млн сумнан артыгы – федераль бюджет акчалары. Шулай ук, Нефтекамада «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында сәнгать мәктәбе ремонтлана.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас