+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан компанияләре Үзбәкстандагы халыкара күргәзмәдә катнашты

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның 8 компаниясе «Азык-төлек продуктлары, ингредиентлар һәм җитештерү технологияләре-UzFood 2023» халыкара күргәзмәсендә катнашты. Чара 28-30 мартта Ташкент шәһәрендә узды. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстан компанияләре Үзбәкстандагы халыкара күргәзмәдә катнаштыБашкортстан компанияләре Үзбәкстандагы халыкара күргәзмәдә катнашты
Башкортстан компанияләре Үзбәкстандагы халыкара күргәзмәдә катнашты

- "UzFood 2023" халыкара күргәзмәсе кысаларында төбәк компанияләре вәкилләре үзбәк партнерлары белән 250 эшлекле очрашу уздырды һәм гомум суммасы 20 миллион сумнан артык булган 3 экспорт контракты төзеде. Якын арада без әлеге күргәзмә нәтиҗәләре буенча яңа контрактлар төзүне көтәбез. Шулай ук Башкортстан «Иң яхшы стенд дизайны» номинациясендә җиңде, - дип билгеләде Маргарита Болычева.

Башкортстанны әлеге чарада түбәндәге компанияләр һәм шәхси эшкуарлар тәкъдим итте: «Торговый Дом «Дуслар», «Глобус», Эрдоган Мехмет, «Урал», «Горный мёд», «Уфимский торговый дом», фермерлар Аделина Янгирова һәм Алсу Минһаҗева.

Күргәзмә кысаларында Ритейл-үзәк оештырылды. Клиентлар белән очрашудан тыш, Башкортстаннан катнашучылар Русиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Марсель Әсфәндияров белән дә очрашты һәм валюта-акчалата операцияләр, логистика һәм Башкортстаннан Үзбәкстанга экспортта таможняны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас