Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 29 мартта Дәүләт Җыелышы-Корылтайда сөйләде.
Мәдәният өлкәсендәге берләштерелгән бюджет узган ел 13 миллиард сумга якын тәшкил итте, шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме өч тапкыр диярлек артты һәм 1,5 миллиард сумга җитте, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан беренчеләрдән булып кече торак пунктларда мәдәният белгечләренә ярдәм күрсәтә башлады.
- Икенче ел «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. 2022 елда 30 белгеч торак яки җир кишәрлекләре сатып алу өчен 500 мең сум субсидия алган. Быел тагын 30 хезмәткәр бер миллион сум алачак, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Гастрольләр оештыру өчен узган ел беренче тапкыр берьюлы 94 берәмлек техника сатып алынган – зур автобуслардан алып җиңел автомобильләргә кадәр. Быел капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң тагын 18 учреждение ачылачак, ике яңа учреждение сафка кертеләчәк. Республиканың 98 мәдәният йортында һәм сигез театрында шартлар яхшырачак.
Соңгы елларда өстенлекле проектлар, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әйткән моңарчы күрелмәгән инвестицияләр ярдәмендә мәдәният учреждениеләрендә сыйфатлы үзгәрешләр булды.
2022 ел нәтиҗәләре буенча, коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре, шулай ук кертелгән санкцияләр белән бәйле барлык сынауларга һәм куркынычларга карамастан, Башкортстан иң мөһим максатчан күрсәткечләрнең берсен – мәдәни чараларга йөрүләр санын арттырып үтәде. Ул 86,6 миллион килү тәшкил итә, план буенча - 82,5 миллион. Бу күрсәткеч буенча республика илдә бишенче урында тора.
Фото: pravitelstvorb.ru