+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кино төшерүчеләрне көтәләр!

«Өч таган» Республика балалар һәм яшүсмерләр кинофестивале гаризалар кабул итә башлады.

Кино төшерүчеләрне көтәләр!Кино төшерүчеләрне көтәләр!
Кино төшерүчеләрне көтәләр!


Быел проект яшь буынны тәрбияләүдә һәм формалаштыруда педагогик хезмәткәрләр һәм остазлар роленә багышланган.

Катнашуга һәвәскәр авторлар, авторлык коллективлары (шул исәптән өлкән педагоглар, ата-аналар катнашлыгында, аларның саны коллектив составында 2 кешедән артмаска тиеш) Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасыннан чакырыла.

Фестивальгә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр кабул ителә: кыска метражлы фильм, документаль фильм, мультипликацион фильм, музыкаль клип, социаль ролик.

Кинофестиваль берничә этапта үткәрелә: 10 апрельдән 11 сентябрьгә кадәр гаризалар һәм эшләр кабул итү; 18-23 сентябрьдә кинофестиваль жюрие эше.

Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узучы әлеге проект балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади активлыгын үстерүгә, гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас