+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан экспортчылары чыгымнарны субсидияли ала

Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Русия экспортерларыннан тышкы базарлар өчен яңа көндәшлеккә сәләтле һәм (яисә) гамәлдәге сәнәгать продукциясен камилләштерү өчен фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен (НИОКР) үткәрүгә бәйле чыгымнар өлешен компенсацияләүгә конкурс сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте.

Башкортстан экспортчылары чыгымнарны субсидияли алаБашкортстан экспортчылары чыгымнарны субсидияли ала
Башкортстан экспортчылары чыгымнарны субсидияли ала
 Башкортстан Республикасы экспорт оешмалары сәнәгать өлкәсендәге фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә чыгымнарның 70 процентына кадәр компенсация түләү өчен федераль субсидия алырга мөмкин, бу җитештерүне яхшыртуга һәм киңәйтүгә экономияле акчалар җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Экспортерларга ярдәм Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 18 июнендәге 931нче карары нигезендә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә. Ярдәм механизмы 36 айга кадәр, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең экспорт проекты буенча чыгымнарын 2022 елның 1 июленнән башланган чорын да кертеп, проектлар буенча компенсация алырга мөмкинлек бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас