+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иске Сибайда яңа мәктәп төзеделәр

Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча төзелде. Бу хакта төбәкнең Төзелеш һәм архитектура министрлыгында хәбәр иттеләр.  

Иске Сибайда яңа мәктәп төзеделәрИске Сибайда яңа мәктәп төзеделәр
Иске Сибайда яңа мәктәп төзеделәр

— Бу - Башкортстанның Урал аръягы өчен бик мөһим һәм күптән көтелгән объект. Без республиканың һәр районының социаль инфраструктурасы заманча таләпләргә җавап бирсен, һәр кешенең, бигрәк тә үсеп килүче буынның тулы үсешенә нигез салсын өчен тырышабыз, — ди Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.

Мәктәпнең гомум мәйданы 8 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә сыйныф кабинетлары, спорт залы, ашханә, зур актлар залы, блоклы-модульле казанлык бар. Ә янәшәдәге территориядә хәрәкәтчән уеннар өчен өч һәм тыныч ял итү өчен ике мәйданчык төзелгән.

Физкультура-спорт зонасында футбол кыры, ике баскетбол, шулай ук волейбол һәм җиңел атлетика мәйданчыклары урнаштырылачак.

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты мәктәпләрдә икенче һәм өченче сменада укуны бетерүне күздә тота. Проект илебез мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Фото: “https://bash.news/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас