+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Раевкада парк төзекләндерелә

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында Раевка авылында Булатов урамындагы паркны төзекләндерү башланды.  

Раевкада парк төзекләндереләРаевкада парк төзекләндерелә
Раевкада парк төзекләндерелә

Быел яз матур, җылы. Апрель безне кояшлы көннәре белән сөендерә. Мондый көннәрне файдаланып калырга теләп, контракт нигезендә подряд оешмасы Раевка авылында Булатов урамындагы паркны төзекләндерүгә кереште.

Подрядчы җир эшләреннән башлады: рельефны вертикаль планлаштыра, объект паспортын урнаштырды.

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне дә күздә тота. Моннан тыш, проектның төп максатлы күрсәткече — ел саен 120 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: “photocentra.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас