Анда республиканың төньяк районнарыннан һәм Чернушка шәһәреннән 100гә якын шахматчы катнашты. Өлкән яшь категориясендә 13 команда ярышты, кечкенәсендә - 7. Ярышларга өлкәннәр дә килде - 12 ир-егет һәм 8 хатын-кыз.
"Аскын районы үзенең көрәшчеләре, чаңгычылары, волейболчылары белән дан тота. Бүген без шахматны үстерү буенча яңа сәхифә ачабыз. Төбәкара шашка турниры традициягә әйләнер, катнашучылар саны үсәчәк", - дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.
Фото: srk.nationalpriority. ru