

Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә түбәндәге тамашалар күрсәтелә:
8 һәм 9 апрельдә уфалылар Светлана Землякова инсценировкасы һәм куелышында "Генерал һәм аның гаиләсе" спектаклен карады (авторы - Тимур Кибиров).
10 һәм 11 апрельдә тамашачылар "Бөек Ромул" комедиясен карый (авторы - Фридрих Дюрренматт, режиссеры - Уланбек Баялиев).
12 һәм 13 апрельдә "Безнең сыйныф" спектакле булачак (авторы - Тадеуш Слободзянек, режиссеры – Наталья Ковалева).
Урыс драма театры сәхнәсендә:
8 һәм 9 апрельдә артистлар режиссер Римас Туминасның "Война и мир"ын уйнады. Бу Лев Толстой романының классик куелышы. Озакка сузылган спектакль 4 сәгать 45 минут бара.
10 һәм 11 апрельдә тамашачылар Владимир Иванов куелышындагы "Мадемуазель Нитуш"ны карый.
12 һәм 13 апрельдә Жеральд Сиблейрас пьесасы буенча «Ветер шумит в тополях» күрсәтеләчәк.
Фото: bashinform.ru