+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл хуҗалыгында экспортлауга игътибар арта

Ел башыннан Башкортстаннан авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык белән 967 тимер юл вагоны экспортланган, дип хәбәр итә "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгында экспортлауга игътибар артаАвыл хуҗалыгында экспортлауга игътибар арта
Авыл хуҗалыгында экспортлауга игътибар арта

Русия Федерациясе дәүләт чигендә Ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан рәсмиләштерелгән көнбагыш шроты һәм чөгендер түбе 53 мең 190 тонна тәшкил иткән. Шуның 34 мең 972 тоннасын - авыл хуҗалыгы хайваннары өчен кыйммәтле азык өстәмәләрен - Латвиягә Күмертау май сыгу предприятиесе озаткан.

Көнбагыш орлыкларын үсемлек маена эшкәртү буенча өстәмә 10 мең 569 тонна продукцияне Чишмә районыннан май сыгу предприятиесе Кытайга экспортлады, ә 7649 тонна чөгендер түбен Чишмә шикәр заводын КХРга җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, илдә Владимир Путин башлангычы белән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, аның нәтиҗәсендә АПК продукциясен экспортлауны 45 миллиард долларга җиткерү планлаштырыла.

Фото: пробиотик-крс.рф

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас