

Өч ел эчендә республикада МСПлар саны алты меңгә якын субъектка артты, үсеш 4,6 процент тәшкил итте. Агымдагы елда МСП субъектлары санын 130 меңгә кадәр җиткерү планлаштырыла.
- Башкортстанда кече һәм урта бизнеста 128 мең эшкуар, шулай ук 125 меңнән артык үзмәшгуль шөгыльләнә. Бу өлкәдә ярты миллионнан артык кеше эшли. Алар тулай төбәк продуктының якынча 30 процентын формалаштыра. Алардан салым кертемнәре 20 процентка арткан һәм 14,8 миллиард сум тәшкил иткән, - ди Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектының төп чараларын гамәлгә ашыру һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә уңай динамикага ирешелде. Андрей Назаров сүзләренә караганда, узган елда җиңел старт алу һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга якынча бер миллиард сум акча җибәрелгән. Шул исәптән гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга былтыр 644,5 миллион сум бүлеп бирелгән.
Фото: bash.news