

Бүген, Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Зур залында Наил Гаетбайның "Балконнан төшкән мәхәббәт" комедиясе соңгы тапкыр күрсәтелә.
- Театр репертуары яңа спектакльләр белән әледән-әле баетылып тора. Шунлыктан, кайбер яраткан спектакльләр белән дә хушлашырга туры килә. Чираттагы шундый спектакльләрнең берсе - Н. Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясе 18 апрельдә соңгы тапкыр уйналачак, - ди 2015 елда премьерасын билгеләгән әлеге спектакльнең режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Тагын бер тапкыр яраткан геройларыгыз белән очрашып, маҗаралы танышу тарихын караудан татлы мизгелләр кичереп калырга ашыгыгыз, дуслар, - дип хәбәр итә "Нур" театры хезмәткәрләре.
Спектакль "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.
Фото: "Нур" театры