+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бөрҗән районында яңа ФАПлар ачылды

Ике авылда өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантанасы үтте, дип хәбәр итә Бөрҗән районының “Таң” гәзите.  

Бөрҗән районында яңа ФАПлар ачылдыБөрҗән районында яңа ФАПлар ачылды
Бөрҗән районында яңа ФАПлар ачылды

Әтек һәм Байгазы авыллары халкы өчен бу - көтеп алынган вакыйга. Заманча җиһазландырылган җылы ФАПлар фельдшерлар өчен дә, пациентлар өчен дә бик уңайлы.

Фельдшер-акушерлык пунктлары "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" федераль проектына ярашлы төзелгән. Яңа медицина учреждениесе "Демография" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларга ирешү өчен дә яхшы.

ФАПларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Г. Манапов, аның урынбасары В. Вәлиева, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Л. Кыдрасов, Корылтай депутаты А. Баембәтов, район Советы депутаты Р. Динисламов, Әтек һәм Байгазы авыллары хакимиятләре башлыклары, авыл халкы катнашты.

Яңа пунктларда медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен тиешле җиһаз һәм инвентарьлар, әйбәт хезмәтләндерүгә шартлар булдырылган. Фельдшер-акушерлык пунктларында пациентларны кабул итү, акушер-гинеколог, процедура кабинетлары, медицина персоналы, медикаментлар, хуҗалык җиһазларын саклау бүлмәләре бар.
Алар ике суыткыч, тимер шкафлар, өстәлләр, сейф, стерилизатор, кан басымын, күз басымын үлчәү аппаратлары, кан анализаторы, кислородлы мендәр, носилкалар, спирограф һәм башка мөһим әйберләр белән җиһазландырылган.

Әтек фельдшер-акушерлык пункты 408 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 116сы - балалар. Байгазы авылы ФАП-ында 311 кеше хезмәтләндерелсә, шуларның 70е - балалар.
Чыганак: https://tanburz.ru/articles/-auly-ur-bayly/2023-04-18/ya-y-fap-tar-asyldy-3225434

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас