+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада Җылы күлдә “Балыкчылар паркы” барлыкка киләчәк

2022 елда башланган яр буе территориясен төзекләндерү быелгы сезонда дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр шәһәр хакимиятендә.

Уфада Җылы күлдә “Балыкчылар паркы” барлыкка киләчәкУфада Җылы күлдә “Балыкчылар паркы” барлыкка киләчәк
Уфада Җылы күлдә “Балыкчылар паркы” барлыкка киләчәк

2023-24 елларда 8,5 гектар мәйданлы территорияне төзекләндерү күздә тотыла. Күлдә заманча пляж, понтон үтүе янындагы табигый зона һәм ял итү урыннары барлыкка киләчәк.

Беренче этапта Баландин бульварында балалар өчен элементлар белән сквер булдырыла, ә бульвар һәм күл яры арасында скейт-касә, балалар мәйданчыгы һәм стритбол өчен мәйданчык барлыкка килә. Яшелләндерү үткәрелгән, яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажланган.

Икенче этапта күлдә пляж зонасы булдырылачак, анда ятаклар, күләгәле түбәләр, чишенү-киенү бүлмәләре, пляж волейболы өчен мәйданчык һәм кораб рәвешендә балалар уен комплексы булачак. Шулай ук биредә кибетләр һәм сәүдә павильоны өчен территория барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, күлдә «Балыкчы паркы», пирслар һәм суга төшү урыннары, шулай ук күнекмә элементлары булган этләр өчен мәйданчык төзеләчәк. Билгеле булуынча, төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә «Гольфстрим» пляжы ябылачак.

Төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: “https://bash.news/”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас