+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Алар төбәкләрне үзәк белән тоташтыра

Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк юлларын ремонтлауга керештеләр.

Алар төбәкләрне үзәк белән тоташтыраАлар төбәкләрне үзәк белән тоташтыра
Алар төбәкләрне үзәк белән тоташтыра

Эшләр Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләренең өч участогында башлана: Благовещен районында Благовещен - Павловка, Кырмаскалы районында Уфа - Инҗәр - Белорет, Стәрлетамак районында Стәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка.

- Әлеге юллар - мөһим транспорт артерияләре. Алар берьюлы республиканың берничә районын Уфа белән тоташтыра, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Шуңа күрә әлеге юлларны норматив хәлгә китерү стратегик яктан мөһим.

Ремонт эшләре барышында быел бу участокларда юл япмасы яңартылачак, юл читләре төзекләндереләчәк, горизонталь юл билгеләре, шул исәптән термопластик кулланып күчерелмә билгеләр куелачак.

Барлык эшләрне 2023 елның сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Быел «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда гомум озынлыгы 40 км булган 16 төбәк һәм муниципальара юл участогын ремонтлау планлаштырыла. Бу эшләргә 613 млн сум акча юнәлтеләчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас