+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нефтекамада яктыртуның яңа төренә күчтеләр

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Нефтекама шәһәре хакимияте хезмәткәрләре «Башлайт» предприятиесендә булдылар һәм җитештерүне карадылар.

Нефтекамада яктыртуның яңа төренә күчтеләрНефтекамада яктыртуның яңа төренә күчтеләр
Нефтекамада яктыртуның яңа төренә күчтеләр


Бу яктылык диодлы яктырткычлар һәм яктылык терәкләре ясау белән шөгыльләнә торган яктылык техникасы заводы. 2019 елдан компания «Нефтекама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булып тора.

Монда, кайбер комплектлаучылардан тыш, үз детальләреннән җыю буенча тулы цикл диярлек гамәлгә ашырыла. Продукциягә бөтен республикада ихтыяҗ бар. Эшчәнлеге башланганнан бирле Нефтекама яңа төр яктыртуга күчте. Шәһәрдә искергән яктырткычлар алыштырылды. 2019 елдан Нефтекамада "Энергоменеджмент" проекты эшли, аның ярдәмендә бюджет 37 миллион сумнан артык акчаны янга калдыра алган.

Фото: srk.nationalpriority. ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас