+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамакта сигез юл ремонтланачак

Быел «Хәфевсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысларында Стәрлетамак шәһәрендә 8 км озынлыктагы сигез юл ремонтланачак.

Стәрлетамакта сигез юл ремонтланачакСтәрлетамакта сигез юл ремонтланачак
Стәрлетамакта сигез юл ремонтланачак
"Стәрлетамакта ел саен 40ка якын юл участогын ремонтлыйбыз. Безнең төп бурыч — юлларны шәһәр халкы өчен хәвефсез һәм уңайлы итү. Асфальт-бетон түшмәне ремонтлау белән бергә юлчылар бордюр ташларын алыштырачак, билгеләр куячак", - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов

Эшләр Водолаженко, Көнбатыш, Тынычлык, Профсоюз, Элеватор, Худайбирдин, Техник урамнарында, шулай ук, Худайбирдин, Көнбатыш һәм Коммунистик урамнары киселешендәге түгәрәк хәрәкәттә башкарылачак.

Белгечләр ремонтны 1 майда башларга, 31 июльгә кадәр тәмамларга ниятли.

Фото: bash.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас