+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан халкы яңа төзекләндерү объектларын сайлый

15 апрельдә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 2024 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча Бөтенрусия тавыш бирү башланды. Тавыш бирү агымдагы елның 31 маена кадәр 2.gorodsreda.ru платформасында узачак.

Башкортстан халкы яңа төзекләндерү объектларын сайлыйБашкортстан халкы яңа төзекләндерү объектларын сайлый
Башкортстан халкы яңа төзекләндерү объектларын сайлый
Бүгенге көндә Башкортстанның 122 меңнән артык гражданы тавыш бирде. Муниципалитетлар арасында иң активлары - Калтасы, Салават, Дүртөйле, Стәрлебаш, Илеш районнары.

- Тавышка кую нәтиҗәсендә халык үзе төзекләндерү өчен беренче чираттагы объектларны билгели. Быел анда 63 муниципаль берәмлектән 185 территориябез катнаша, - дип билгеләде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова.

2022 елда Башкортстанда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча рейтинглы тавыш бирүдә төбәкнең 565 882 кешесе катнашты. Октябрьский һәм Стәрлетамак шәһәрләре, шулай ук Бишбүләк һәм Дүртөйле районнары халык активлыгы буенча республика шәһәрләре һәм районнары арасында лидерлар булды. Башкортстаннан гомумрусия платформасында 122 объект тәкъдим ителде.

Хөрмәтле республика халкы, тирә-як мохитне уңайлырак итү өчен тавыш бирегез!

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас