+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Өлкәннәр компьютер белемендә ярышачак

Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында республикада өлкән буын кешеләре арасында конкурс үткәрелә.

Өлкәннәр компьютер белемендә ярышачакӨлкәннәр компьютер белемендә ярышачак
Өлкәннәр компьютер белемендә ярышачак

"Компьютерда ярыш" конкурсының муниципаль этабы 15 майга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Конкурс дистанцион форматта «Электрон белем бирү" порталында уза. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, шулай ук 35 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша ала.

Башта алар күрсәтелгән порталда авторизацияләнергә, яки аңа "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша керергә тиеш. Анкета тутырырга һәм смартфонда һәм Яндекс эзләү системасында эшләү өчен тест биремнәрен үтәргә кирәк.

Муниципаль этапны уңышлы узган һәркем конкурсның 22 майдан 9 июньгә кадәр узачак төбәк этабында катнашачак.

фото: bash.new

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас