+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләкәннең "көмеш" туристлары башкалада булды

"Демография" гомумдәүләт проектының "Актив озын гомер" федераль проектына караган "Башкортстанда озын гомерлелек" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләкән районы өлкән буын вәкилләре өчен Уфа буенча экскурсия оештырылды. Алар Уфа "Нур" татар дәүләт театрында спектакль карады.

Дәүләкәннең "көмеш" туристлары башкалада булдыДәүләкәннең "көмеш" туристлары башкалада булды
Дәүләкәннең "көмеш" туристлары башкалада булды
Автобус-җәяүлеләр экскурсиясе язучы яшәгән Аксаков музей-йортыннан башланды. Экскурсантлар Уфа тарихи үзәге урамнары буйлап автобуста хәрәкәт итеп, Мәҗит Гафури театры каршындагы мәйданны, шулай ук башкорт совет әдәбиятына нигез салучының һәйкәлен карадылар. Алга таба туристлар архитектура һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты - "Белгечләр йорты"нда булдылар, аның беренче һәм икенче корпусы җимерелгән Воскресенский соборының кирпечләреннән төзелгән. Шулай ук Мостай Кәрим скверы белән таныштылар, атаклы башкорт совет шагыйре, язучысы һәм драматургы һәйкәле турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Фото: Дәүләкән районы хакимияте.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас