Агач утыртуда Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов, Башкортстан спорт министры урынбасары Артем Новиков, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар һәм район халкы катнашты.
- Бөек Ватан сугышында катнашкан гафурилылар истәлегенә 14 меңнән артык чыршы, нарат, миләш һәм алмагач үсентесе утыртылды. Районыбызны яшелләндерү буенча истәлекле акцияләрдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Барлык үсентеләр дә яхшы үсәр, берничә елдан соң барыбызны да сөендерер дип ышанам, - диде Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов.
Фото: Гафури районы хакимияте