"Рәхмәт сиңа, рәхмәт, язмышым!" юбилей программасы 24 майда Дим бистәсенең "Орион" Мәдәният сараенда булачак.
Җырлы-моңлы тамашада Лениза Гайнетдинованың ире - Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артистлары Радик Динәхмәтов, Гүзәл Кәлимуллина, танылган композитор, автор-башкаручы Флера Шәрипова, Мәөсәрә һәм Айдар Мәгъдәновлар, Кадрия Исламова, “Символ” театр-студиясендә шөгыльләнүче 84нче Татар гимназиясе укучылары, 65нче татар гимназиясенең "Өмет" балалар театрында шөгыльләнүчеләр һәм башкалар катнашачак.
Әлеге чагу, матур тамашага килми калмагыз, дуслар!
Фото: ВК