Заманча медицина җиһазларын китерү гомумдәүләт проектының беренчел звеноны модернизацияләү буенча программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Электрохирургия аппараты йомшак тукымаларны кисү һәм кан китүне туктату өчен кулланыла.
Аның төп үзенчәлеге - югары ешлыклы электр тогы белән эшләү. Пациент бернинди авырту яки уңайсызлык кичерми, чөнки процедура тукымаларга зыян китерми. Яралар тизрәк (бер атнага кадәр) төзәлә, җөй калдырмый.
Моннан тыш, мондый ысул инфекция йоктыру куркынычын киметә, чөнки югары ешлыклы дулкыннар барлык микробларны юк итә.
фото: башинформ