

Тиешле килешүләр төбәк Хөкүмәте һәм Башкортстанның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге белән имзаланган. Бу хакта республиканың икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.
- "Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты предприятиеләрдә эш нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм компанияләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга тиеш. Импортны алмаштыру шартларында өстәмә инвестицияләр һәм чыгымнарсыз җитештерү һәм сәүдә күләмен арттыру аеруча мөһим. Күп кенә катнашучылар үз күрсәткечләрен шактый арттыра алды. Компаниядә сакчыл технологияләрне үзәк экспертлары кертәчәк, - дип билгеләп үтте Айрат Фәхретдинов.
"Башфармация" республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм халкын дарулар белән тәэмин итүнең дәүләт секторын тәкъдим итә. Эшчәнлекнең төп төре - дару препаратларын, медицина билгеләнешендәге әйберләрне һәм даруханә ассортиментындагы башка медицина товарларын күмәртәләп һәм ваклап сату.
«Башфармация» вәкиле, генеральный директор урынбасары Сергей Бакуров сүзләренчә, алар матди ресурсларны тәэмин итү агымнарын оптимальләштерү һәм юнәлтү күзлегеннән файдалануның рациональлеген, шул ук вакытта барлыкка килгән хезмәт чыгымнарын минимальләштерүне, шулай ук даруханә системасы белән автомат комплекслар һәм логистик чишелешләр сатып алуны һәм интеграцияләүне гомумдәүләт проектында катнашудан көтәләр.