+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Корона" да гомумдәүләт проектына кушылды

Туймазы шәһәреннән «Корона» фабрикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында, «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм» федераль һәм төбәк проектларында катнашучылар сафына керде.

"Корона" да гомумдәүләт проектына кушылды"Корона" да гомумдәүләт проектына кушылды
"Корона" да гомумдәүләт проектына кушылды

Бу хакта килешүләргә Башкортстан Хөкүмәте һәм республиканың Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге кул куйдылар. Моңа кадәр алты ай дәвамында үзәк экспертлары һәм «Корона» фабрикасының эшче төркеме җитештерү процессының "йомшак" урыннарын ачыклаганнар.

Анализ нәтиҗәсендә югалтулар кимегән, предприятиедә агымдагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге арткан, хәвефсез һәм нәтиҗәле эш урыннары оештырылган.

Бүгенгә «Корона» җәмгыяте махсус матраслар җитештерү күләме буенча Русиянең әйдәп баручы өч җитештерүчесе исемлегенә керә. Ә гомумдәүләт проектында катнашу предприятиедә ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең кимендә 5 процентка үсүенә ирешергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Фото: bash.news сайтынннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас