Ведомствода ассызыклаганча, заманча медицина җиһазларын алу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.
- Яңа җиһазлар ярдәмендә пациентларны операциядән соң тернәкләндерү вакыты кыскартылды. Аның үзенчәлеге - югары ешлыклы электр тогы белән эшләү. Пациентлар авырту, яки уңайсызлык кичерми, чөнки процедура тукымаларга зыян китермичә нервларны стимуллаштыра. Бу инфекция куркынычын киметә, чөнки югары ешлыклы ток дулкыннары барлык микробларны юк итә, - диде Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Руслан Сәйфетдинов.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында элегрәк шундый ук электрохирургия аппаратын Чакмагыш үзәк район дәваханәсе алганлыгын да искә төшерделәр.
Фото: bash.news/