+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Унсигез миллионлык аппаратлар кайткан

Президент Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның берничә район дәваханәсе табиблары карамагына яңа электрохирургия аппаратлары алынган.

Унсигез миллионлык аппаратлар кайтканУнсигез миллионлык аппаратлар кайткан
Унсигез миллионлык аппаратлар кайткан
Үзәк район хастаханәсе өчен барлыгы 31 берәмлек техника килгән. Бу максатларга федераль бюджеттан 15,5 млн сум акча юнәлтелгән, тагын 2,9 млн сумны республика бүлеп биргән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, электрохирургия аппаратлары - бик нәтиҗәле һәм төгәл техника. Белгечләр аны кан китүне туктату, тукымаларны кисү һәм шешләрне ачыклау өчен куллана.

Аппаратның төп үзенчәлеге югары ешлыклы ток белән эшләү. Бу процедура авырттырмый. Радиодулкыннарның антисептик һәм тукымаларга минималь тәэсире аркасында пациентлар операциядән соң тизрәк аякка баса.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас