+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сезнең парк төзекләндерелгәнме?

Тавыш бирү өчен 2 атна вакыт калды.

Сезнең парк төзекләндерелгәнме?Сезнең парк төзекләндерелгәнме?
Сезнең парк төзекләндерелгәнме?

Теге яки бу проект өчен республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кешесе үз тавышын бирергә мөмкин. Моның өчен "Дәүләт хезмәтләре" аша авторизацияләнеп, 2.gorodsreda.ru платформасына керергә кирәк. Алга таба үз шәһәребезне яисә районыбызны сайларга, тәкъдим ителгән проектлар белән танышырга һәм иң ошаганын сайларга кирәк. Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр киләсе елда реконструкцияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда төзекләндерү объектлары өчен онлайн тавыш бирүдә республиканың 387 мең кешесе катнашты, былтыр - 560 мең кеше.

Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проекты шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү максатын куя.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас