+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әбҗәлилдә “Курай” паркы гүзәлләнә

Әбҗәлил районының Аскар авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча «Курай» паркын төзекләндерү дәвам итә.  

Әбҗәлилдә “Курай” паркы гүзәлләнәӘбҗәлилдә “Курай” паркы гүзәлләнә
Әбҗәлилдә “Курай” паркы гүзәлләнә

"Барлык эшләр тәмамланганнан соң паркта мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү өчен яңа зур сәхнә һәм балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк, - дип билгелиләр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. - Авылдагы балалар мәйданчыклары мөһим һәм кирәк. Балаларның төзек һәм хәвефсез территориядә яшьтәшләре белән уеннарда күбрәк вакыт үткәрүләре сөендерә".

"Курай" паркын төзекләндерүнең икенче этабын августта тәмамлау планлаштырыла.

„Район халкының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проектында актив катнашуы нәтиҗәсендә безнең торак пунктлар үзгәрә. Әбҗәлиллеләр кайсы объектларның уңайлырак, матуррак, хәвефсезрәк булачагын үзләре сайлый. Барлык төзекләндерү эшләре сыйфатлы башкарылырга һәм вакытында тапшырылырга тиеш», — дип белдерде Әбҗәлил районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фуат Махиянов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас