

Эшләр Ходайбирдин (К.Маркс урамыннан Тынычлык урамына кадәр) һәм Водолаженко урамнарында алып барыла.
Гомумән алганда, биредә 2,2 километрдан артык озынлыктагы юлны ремонтлау планлаштырыла. Бу эшкә 70 миллион сумга якын федераль һәм республика акчалары юнәлтелә.
"Ходайбирдин урамы Салават Юлаев исемендәге скверның ике ягында урнашкан. Бу парк Стәрлетамакта үзәк урын булып тора, монда шәһәр халкы ял итәргә ярата. Аны 2016 елда, шәһәрнең 250 еллык юбилеена төзекләндерделәр. Ә XIX гасыр ахырында парк урынында Баязитов сәүдәгәрләренең сәүдә рәтләре белән базар мәйданы урнашкан булган, алар анда хәзергә кадәр сакланган. Архитектураны паркны төзекләндерү белән бергә реставрацияләделәр. Шулай ук бу урамда Урыс драма театры, Туган якны өйрәнү музее урнашкан. Шуңа күрә бу урамда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим", — ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Хәзерге вакытта подрядчылар бордюрларны сүтеп, асфальтның өске катламын кырдыра башлаган. Эшләр вакытында Водолаженко урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, ремонтлана торган участокны урап узарга кирәк.