+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Благовещенның 4 предприятиесе “Ашыгыч экспорт ярдәме” алды

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ашыгыч экспорт ярдәме» эшче төркеме Благовещен шәһәре предприятиеләрендә булды. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.  

Благовещенның 4 предприятиесе “Ашыгыч экспорт ярдәме” алдыБлаговещенның 4 предприятиесе “Ашыгыч экспорт ярдәме” алды
Благовещенның 4 предприятиесе “Ашыгыч экспорт ярдәме” алды

- Ел башыннан "Ашыгыч экспорт ярдәме" белгечләре 16 тапкыр чыкты һәм республиканың 60ка якын предприятиесендә булды. «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия инвестицион Сабантуе кысаларында “СЭП” бригадасы 100дән артык компаниягә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы һәм Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган экспортерларга ярдәм чаралары буенча консультация бирде, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.

Очрашу барышында «СЭП» экспертлары эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары турында сөйләде, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Компанияләр вәкилләре чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында, продукцияне ташуны финанслауда, белем бирү программаларында катнашуда, аерым алганда: РЭЦ Экспорт мәктәбе семинарларында, «Экспорт форсажы» акселерация программасында, Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгеннән вебинарларда, шулай ук логистик чыгымнарны каплауга субсидияләрдә катнашуда кызыксыну белдерде.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21053/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас