+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белорет районында яңа ФАП барлыкка киләчәк

Башкортстанның Белорет районында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.

Белорет районында яңа ФАП барлыкка киләчәкБелорет районында яңа ФАП барлыкка киләчәк
Белорет районында яңа ФАП барлыкка киләчәк
Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Яңа медицина учреждениесе Козгын-Әхмәр һәм Черновка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

- Фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләр буенча төзеләчәк, анда кирәкле медицина ярдәме алу һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар булдырылачак. ФАПлар төзү авыл җирлегендә сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Беренчел сәламәтлек саклау звеносын югары дәрәҗәдә оештыру бүген мөһим бурычларның берсе булып тора, - диде Белорет үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас