+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиде шәһәр иң яхшылары булырмы?

Республиканың берничә шәһәрен үстерүгә федераль бюджеттан 106 миллион сумга кадәр акча бүленүе ихтимал.

Җиде шәһәр иң яхшылары булырмы?
Җиде шәһәр иң яхшылары булырмы?

Нефтекама, Октябрьский, Салават, Баймак шәһәрләре һәм Верхотор авыллары хакимиятләре Бүашкортстан шәһәрләрен үстерү институты ярдәме белән быел кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы мохит булдыруның иң яхшы VIII Бөтенрусия конкурсына гариза бирде. Шулай ук конкурска Белорет һәм Благовещен шәһәрләре гаризалары әзерләнгән. Башкортстаннан барлыгы 7 гариза бирелгән.

Җиңүчеләр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә 80-106 млн сум федераль финанслау алачак.

Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның 1 сентябренә кадәр билгеле булачак, дип хәбәр ителә Конкурс сайтында.

Башкортстаннан конкурска 20 меңгә кадәр кеше яшәүче торак пункталары номинациясендә Баймак шәһәре гариза бирә. Шулай ук Нефтекама, Салават, Октябрьский шәһәрләреннән һәм Верхотор тарихи торак пункты статусы булган авылдан гаризалар эшләп бетерелә. Исегезгә төшерәбез, Нефтекама, Салават, Октябрьский, Благовещен һәм Верхотор авыллары 2022 елда гариза биргәннәр, әмма җиңмәгәннәр. Баймак, Белорет һәм Благовещен элегрәк конкурста җиңүчеләр булганнар.

Өч ай дәвамында «Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты» оешмасы республика шәһәрләре һәм авыллары хакимиятләре, Ahmadullin Arhitects, A315, ISAEV architects, Аффинум архитектура бюролары белән берлектә конкурс гаризалары әзерли.

Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсы 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда 200 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр, шулай ук федераль һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи торак пунктлар катнаша.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: