+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Прибельский авылында яңа парк төзелә

Башкортстанның Кырмыскалы районы Прибельский авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча «Үзәк квадрат» паркы барлыкка киләчәк.

Бу хакта район хакимиятеннән хәбәр иттеләр. Парк Үзәк урамында төзелә. Яңа иҗтимагый территория булдыру турында карарны узган елда район халкы кабул иткән. Алар өчен бу - күптән көтелгән вакыйга, чөнки торак пунктта балалар һәм яшүсмерләр күп.

Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова парк проектының төрле яшьтәге балалар өчен дә билгеләнгәнлеген раслый һәм «Үзәк квадрат» аларның яраткан ял итү урыны булыр дип өметләнә.

Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча подряд оешмасы билгеләнгән. Әлеге этапта проектны гамәлгә ашыруга 3,5 млн сум акча юнәлтеләчәк.

Фото: bash.news сайтыннан.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас