+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ярты юлны узганбыз!

Уфада «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Зининода транспорт чишелешенең әзерлеге 50 проценттан артык тәшкил итте.

Ярты юлны узганбыз!
Ярты юлны узганбыз!

Әлеге объектта эшләрнең барышын Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгының Юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Венера Биглова, Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Кулешов һәм подряд оешмалары вәкилләре тикшерде.

- Зинино бистәсе районында транспорт развязкасы - капитал һәм хезмәт чыгымнары таләп итүче объект. Аны гамәлгә ашыру 2021 елдан алып барыла, - дип сөйләде Венера Биглова. - Хәзер объектта 14 эшче һәм 30 берәмлек төзелеш техникасы эшли. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барыла.

Хәзер биредә борт ташларын монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору, тышкы яктырту җайланмасын урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Моннан тыш, җир япмасын төзү буенча эш дәвам итә. 523 мең кубометр ком-таш катнашмасы кертелгән, бу планлаштырылган күләмнең 80% тәшкил итә.

Зининода транспорт развязкасын төзүгә 1 млрд 387 млн сумга якын акча юнәлтелгән. Барлык эшләрне 2023 елның өченче кварталы ахырына кадәр башкару планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: