Объекттагы эшләрнең барышын транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов тикшерде.
"Бүгенге көндә биредә күпернең уң ягында эшләр башкарылган. Ремонт графиктан алдарак бара. Шулай ук Бөре елгасы аша күпердә тулы куәт белән эшләр үткәрелә. График буенча барабыз. Объектны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла», — дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.
2023 елда план буенча 2 км озынлыктагы 26 күпер ремонтлана. Шуларның 13е - гомумдәүләт проекты кысаларында. Гомум озынлыгы 802 метр булган 5 күпер ел ахырына кадәр тапшырылачак.
Фото: социаль челтәрләрдән.