+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бардака. Нет". Һәм булмасын да!

Төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру барышы республика Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән чираттагы киңәшмәдә фикер алышу темасы булды.

"Бардака. Нет". Һәм булмасын да!
"Бардака. Нет". Һәм булмасын да!

Министрлар кабинеты башлыгы Дәүләт думасы депутатлары алдында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко тарафыннан яңгыратылган дәүләт программаларының һәм «Экология» гомумдәүләт проектының төп күрсәткечләренә игътибарны юнәлтте. Алар барысы да каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру һәм аларның аерым туплану өлеше буенча ирешелгән һәм күпкә арттырып үтәлгән.

- Республикада калдыкларны эшкәртү буенча да яхшы нәтиҗәләр - 46%тан артык. Шул ук вакытта аларны утилләштерү өлеше нибары 6,3%. Безнең бурыч - калдыкларны эшкәртүне ике тапкыр арттыру. Калдыклар белән эш итү объектларын төзү өчен бюджеттан тыш инвестицияләрне активрак җәлеп итәргә кирәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

«Русия экологик операторы» иҗтимагый-хокукый компаниясе мәгълүматлары буенча, узган ел һәм агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча, республика халкы экопунктларга 1,5 мең тоннадан артык икенчел чимал тапшырган. Барысы да эшкәртүгә юнәлтелгән. Уфада "Бардака. Нет" кабул итү пунктлары челтәрен оештыру федераль дәрәҗәдә югары бәя алды.

Башкортстан Премьер-министры шулай ук республикада калдыкларны аерым туплау инфраструктурасы булдырылуын билгеләп үтте.

- Соңгы 2 елда федераль субсидия хисабына 13 меңләп контейнер сатып алынган, алар инде барлык муниципалитетларда яшәүчеләр тарафыннан кулланыла. Өстәмә рәвештә 14 меңнән артык сатып алырга кирәк, - диде Премьер-министр.

Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Шамил Фәррахов хәбәр иткәнчә, 10 апрельдән 31 майга кадәр төбәк операторлары тарафыннан республика буенча калдыкларны чыгару фактларын фототеркәү 98,5% тәшкил иткән. Күрсәтелгән чорда республика территориясендә каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен уртача 413 берәмлек техника җәлеп ителгән. Барлыгы 189,319 мең тонна калдык чыгарылган.

Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрне мониторинглау һәм анализлау нәтиҗәләре турында Башкортстан Республикасы Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итте.

Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров төбәк операторына «Дүртөйлимелиоводстрой» җәмгыятенә калдыкларны чыгару белән бәйле җитешсезлекләрне бетерүне һәм тиешле тәртип урнаштыруны йөкләде. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына 1 июльгә кадәр 2024 елда калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуга субсидия алу өчен Русия Табигый ресурслар министрлыгына гариза бирүне тәэмин итәргә, диелде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: