+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Агростартап"ка старт!

Ил Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында дүрт ел эчендә Башкортстанның агросәнәгать комплексында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә 1 млрд 108 млн сумнан артык акча бүленгән.

"Агростартап"ка старт!"Агростартап"ка старт!
"Агростартап"ка старт!

Нәтиҗәдә, 272 яңа фермер хуҗалыгы булдырылган, 82 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына ярдәм күрсәтелгән, ә кулланучылар кооперациясенә 7,8 мең яңа катнашучы җәлеп ителгән.

Бу хакта Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге вәкилләре муниципаль районнарда күчмә семинар-киңәшмәләр вакытында хәбәр итә. Алар авыл муниципалитетларында яшәүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары, «Агростартап», «Гаилә фермалары», «Агропрогресс», «Матди-техник базаны үстерү» программалары буенча грантлар алу шартлары һәм законнардагы соңгы үзгәрешләр турында сөйли.

Катнашучылар арасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, КФХ җитәкчеләре, гражданнар, эре шәхси хуҗалыклар, район хакимиятләренең авыл хуҗалыгы бүлеге начальниклары урынбасарлары, шулай ук биләмә башлыклары һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре белгечләре бар.

Фото: blvesti.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас