+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бишбүләк дәваханәсе заманча җиһазлы булды

Бишбүләк үзәк район дәваханәсенә эндоскопик диагностик стойка кайтарылды, дип хәбәр итәләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Бишбүләк дәваханәсе заманча җиһазлы булдыБишбүләк дәваханәсе заманча җиһазлы булды
Бишбүләк дәваханәсе заманча җиһазлы булды

Авыл дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтару «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

"Поликлиника бүлегендә 12 миллион сумлык өч гастроскоплы эндоскопик диагностик стойка урнаштырылган инде. Җиһазларда Бишбүләк дәваханәсенең табиб-эндоскописты Ирина Назарова эшли башлады", — дип билгелиләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Эндоскопия — махсус сыгылмалы аппаратлар (эндоскоплар) кулланып тикшерү һәм дәвалауның заманча ысулы.

"Эндоскопик диагностиканың иң мөһим бурычы — үсешнең иртә стадияләрендә яман шеш авыруларын һәм яман шешләрне ачыклау. Бу дәвалауны вакытында башларга һәм күпчелек очракта пациентларны савыктырырга мөмкинлек бирә. Эндоскопик диагностик стойка ашказаны-эчәк тракты авыруларын диагностикалауны безнең дәваханәдә югарырак дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклый Бишбүләк үзәк район дәваханәсенең баш табибы Марат Абдуллин.

Фото: api.rbsmi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас